Лаеш музыка мәктәбе филиалы юбилеен билгеләп үтте
25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында Лаеш музыка мәктәбе филиалының 45 еллыгына багышланган чара узды.
Бәйрәмне Валерия Чапурина оештырды. Программа архив фотосурәтләре һәм видеороликлар, шулай ук концерт номерлары белән баетылган иде. Бәйрәмгә әлеге филиалда эшләгән элеккеге укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылары чакырылды.
— Миңа үземнең педагогик юлымны нәкъ менә монда башлау бәхете тиде, һәм мин бу мәктәптә чирек гасыр диярлек эшләвем белән горурланам, — дип сөйләде музыка җитәкчесе Диана Хоботина.
Чара бик күңелле, өйдәгечә җылы һәм уңайлы булды. Кунакларның барысы да җанлы музыка астында шатланып җырладылар, табышмаклар, ребуслар чиштеләр, биеделәр, фуршет тәм-томнары белән сыйландылар, күңелне нечкәртерлек истәлекләр белән уртаклаштылар.
Элеккеге чыгарылыш укучылары үзләренең яраткан әсәрләрен шатланып башкардылар, гәрчә алар мәктәпне 20 ел элек тәмамлаган булсалар да. Чәчәкләр, котлаулар, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогындагы музыка мәктәбе күп еллар яшәсен дигән теләкләр күп булды.
Яктылык музыкасы белән тулсын, һәр йөрәк һәм безнең планета!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев