Лаеш районы китапханәчесен иң яхшы инновацион чишелеш өчен бүләкләделәр
Кичә Казанда «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2024» республика конкурсының финал туры узды.

Ул «Яңа буын мәктәп китапханәләре» Республика форумы кысаларында Казанның Яңа Савин районындагы 103нче мәктәп базасында узды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2024» конкурсының икенче этабы җиңүчеләре катнашты.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова мәктәп китапханәсенең төп бурычы — укучыларда укуга мәхәббәт тәрбияләү һәм грамоталылык күнекмәләрен үстерү икәнлеген искәртте.
Конкурс финалистлары үзләренең иҗади эшләрен өч юнәлештә якладылар: «Минем китапханәдә инновацияләр», «Мәгълүмати-китапханә үзәге моделен тәкъдим итү» китапханә тормышы панорамасы.
Авыл мәктәпләре арасында «Иң яхшы инновацион чишелеш» номинациясендә Имәнкискә мәктәбе китапханәчесе Гүзәл Игъламова билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев