Лаеш районында бию буенча мастер-класслар уза
Матюшинодагы «Идел» яшьләр үзәге «SHADA CAMP» бию лагере катнашучыларын кабул итә.
Лагерьның тематик сменасын Дарья Шарованың пластика һәм бию мәктәп-студиясе үткәрә. Әлеге лагерьның өстенлеге — балаларның профессиональ үсеше. Өч атна дәвамында егетләрне һәм кызларны мастер-класслар, көндәлек күнегүләр, көчәйтелгән физик әзерлек көтә.
Мастер-классларны ТНТ телеканалында әйдәп баручы хореографлар һәм «Танцы» шоуында катнашучылар үткәрәчәк, дип хәбәр ителә. Лагерь вакытында һәр бала төрле бию юнәлешләрен сынап карый һәм үз юнәлешен сайлый алачак: хип-хоп, контемпорари, растяжка, акробатика һәм башкалар.
Балалар һәм яшүсмерләр биергә өйрәнәләр, җәйге каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев