Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районында «МХОга ярдәм» хәйрия ярминкәсе узды

Комлы Ковал авылының «Гармония» күппрофильле лицееның һәр сыйныфы ярминкәгә ныклап әзерләнде.


Бу уку йорты моннан ай ярым элек кенә ачылган, шуңа күрә лицей тарихында мондый ярминкә беренче булган. Аны әзерләүдә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар да актив катнашты.

Һәр класс товарлар, тәм-томнар, үз бакчаларыннан уңыш, кул эшләре, чигүләр белән өстәлләр әзерләде. Моннан тыш, укучылар патриотик юнәлештәге иҗади концерт номеры белән чыгыш ясадылар.

Барлык алынган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен медикаментлар сатып алуга китәчәк. Уртак фикер буенча, хәйрия ярминкәсе бер сулышта узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында «МХОга ярдәм» хәйрия ярминкәсе узды