Лаеш районыннан мәктәп театры республика конкурсында катнашты
Пәрәү мәктәбенең «Умырзая» театр түгәрәгендә катнашучылар үзләренең сәләтләрен Казан жюрисына күрсәттеләр.
Яшь актерлар һәм актрисалар мәктәп театрлары арасында уздырыла торган Икенче Республика фестиваль-конкурсында чыгыш ясадылар. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә чыгыш ясарга әзерләнергә балаларга Пәрәү мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәм итте. Конкурс нәтиҗәләрен көтәбез һәм аларга иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев