Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районы башлыгы И.Ф.Зариповның рус халык бәйрәме Каравонны үткәрү уңаеннан мөрәҗәгате

​​​​​​​Яз - табигатьнең уяну чоры, күңелнең бәйрәмчә һәм сокландыргыч халәте. Бу матур вакытта без Каравонны - рус фольклоры фестивален билгеләп үтәбез, иске славян теленнән тәрҗемә иткәндә ул “әйлән-бәйлән” дигәнне аңлата.

Чисталык, якты киләчәккә ышаныч бәйрәме, дуслык һәм толерантлык бәйрәме, иҗат һәм искиткеч гореф-гадәтләр бәйрәме.

Лаеш районының Никольский авылында бәйрәмнең инде өч йөз елдан артык тарихы бар һәм ул авылның төп бәйрәме — Могҗизалар тудыручы Николай көненә— «Никола-Вешний»га багышланган. Без борынгы гореф-гадәтләрне, йола җырларын, биюләрен, киемнәребезне һәм бөек бәйрәм рухын гасырлар буена саклап кала алдык.

Гадәт буенча Каравон өч көн дәвамында билгеләп үтелә: храмда чиркәү гыйбадәте белән, аннары гаиләдә, бәйрәм өстәле артында, ә соңыннан урамда күңел ачулар оештырыла. Чәнчә бармаклар белән тотынышып әйлән-бәйлән йөриләр, үзенчәлекле, «Каравон» адымы белән атлыйлар һәм бу вакытта гына яңгырый торган аерым үзенчәлекле җырларны җырлыйлар - «Как по морю синему», «При долe, долочке», «Как по речке».

Бүген Каравон - бөтен Россиядән кунакларның массакүләм күңел ачу чарасы. Фестивальнең һәр катнашучысы рус фольклоры дөньясына чума, рус кухнясын татып карый, осталык сәгатьләрендә катнаша, «Каравон» рус фольклор ансамбле вәкилләре белән бергә үзенчәлекле адымнар белән әйлән-бәйлән йөри алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев