Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Макаровка авыл җирлегендә гасырлардан килгән гадәтләрне хөрмәт итәләр

Ташкирмән авылы клубында яшәүчеләрне һәм кунакларны керәшен халкының милли киемнәрендә каршы алдылар

Автор фотосы.

Мәктәп укучыларының оригиналь эшләре һәм казанышлары, картиналар, чигүләр һәм эшләнмәләр, шулай ук авыл халкы продукциясе күргәзмәсе иҗат һәм хуҗалык өлкәләренең төрлелеге белән шаккатырды һәм сокландырды.

“Көмеш” мәктәп иҗат коллективы зур булмаган концерт программасын ачты.  Ансамбль – “Бер юл – өч халык” республика туристик маршрутында актив катнашучы. Керәшеннәр проваславие динен тоталар. Берничә ел элек җирлекнең дини үзәге янында яңа авыл клубы төзелде. Укучылар өлкәннәр белән берлектә Татарстан һәм илебезнең төрле почмакларыннан килгән делегациягә халкыбызның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр.

"Укытучы буласым килә” дигән миниатюра тамашачыларның эчкерсез елмаюларын уятты. Бик күп һөнәрләр иронияле тәкъдим ителде, алар арасында укучылар педагог һөнәрен билгеләделәр. Олылар һәм балалар матур җырлар башкардылар. Мини-концерт кунакларның җылы алкышлары астында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Макаровка Лаеш районы Ташкирмән