Мәдәният – аңлашу һәм сөйләшү өчен киңлек
Нәсел җепләрен саклыйбыз
Гәүһәрия Вәлиуллина, Лаеш районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Фото автор архивыннан
Кече Елгада үз нәселләре вәкилләре белән очрашуга 200дән артык кеше җыелды.
Бу буынның нәсел җепләре тотрыклылыгы, туганнарның бердәмлек, татулык үрнәге.
Гатауллиннар нәселе тарихы 1906 елдан башлана. Ул чакта Кече Елгада яшәүче Садретдин һәм Миңҗамал өч кызлары белән Мәскәү ягына юл тоталар. Юл озак һәм кыен була. Бара торгач Садретдин һәм Миңҗамал тиф авыруы йоктыралар. Мәскәү өлкәсендә хастаханәгә эләгәләр. Палата буенча күршеләре Балык Бистәсеннән була. Якташлар бер-берләренә сүз куешалар. Әгәр беребез исән калса, балаларны балалар йортына урнаштыра. Тиздән Миңҗамал үлә, икенче көнне Садретдин да вафат була. Өч кыз дөм ятим кала. Кечесенә 5 яшь, олырагына ун яшьләр чамасы була. Таныш ир савыга һәм балаларны Мәскәү балалар йортына урнаштыра. Садретдин калдырган адрес буенча Шәкүр белән Әсхәпҗамалга хат яза. Аларның үз балалары булмый. Ир белән хатын киңәшләшкәч кызларны үзләренә алырга хәл итә, балалар йортында калдырасылары килми: үз туганнары бит. Шәкүр белән Әсхәпҗамал Мәскәүгә китәләр. Аларны кызлыкка алу өчен күп йөрергә туры килә. Шулай итеп кызлар Шәкүр һәм Әсхәпҗамал гаиләсендә үсә. Гайшәне 13 яше тулгач кияүгә бирәләр, ул 12 бала таба, шуларның 5есе тугач та үлә. Калган 7се сау-сәламәт үсә. Аларның барысы татар моңына гашыйк булып үз балаларын, оныкларын да милли гореф-гадәтләребездә тәрбияләп үстерәләр. Балалар, оныклар арасында кемнәр генә юк: җырчылар, гармунчылар, шагыйрьләр...
Быелның 19 февралендә шушы Гатауллиннар нәселе җыелып Кече Елга авылында бар кешене сокландырып үзләренең иҗат концертларын күрсәттеләр. Авылдашлары Бибинур Хәсәнова, Зөлфия Мәгъсүмова, Әлфия Зарипованың чишмәдәй челтерәп аккан тавышларын рәхәтләнеп тыңладылар, ирексездән күзләргә яшь килде. Ә иң кечкенә 6 яшьлек Рәхим Г.Тукай шигырен укып бар кешене таң калдырды. Венера Хәсәнова иҗаты бер кемне дә битараф калдырмады, аның эчкерсез шигырьләре үзәкләргә үтә.
Мондый очрашуларны барлык туганнарның уртак тырышлыгы белән генә оештырып була. Гата нәселе авыл халкына, балаларга, оныкларга бик тә кирәкле тәрбия дәресе үрнәге күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев