Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Өлкән буын артистлары районны «Балкыш» фестивалендә тәкъдим итәчәк

Район мәдәният йортында «Балкыш/Сияние» фестиваленең район этабында катнашучылар чыгыш ясады

Лаеш районының иҗат коллективлары үзләренең вокал, бию һәм театр чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Фестивальнең район этабында 159 өлкән буын вәкиле катнашты. Район ветераннары арасында үзешчән башкаручылар «Балкыш/Сияние» VIII яшь фестиваленең район конкурсы жюрисына үзләренең фольклор һәм нәфис концерт номерларын тәкъдим иттеләр. 17 коллектив чыгыш ясады, калганнары үзләренең иҗади эшләрен язмада карарга җибәрде. 

Жюри составына район ветераннар советы рәисе Лидия Грабалина, атказанган мәдәният хезмәткәрләре Вәсимә Хәкимова һәм Татьяна Ватомова, район мәдәният йортының халык театры режиссеры Светлана Арсютова һәм район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Юлия Туркова керде.

Алып баручы беренче булып сәхнәгә Столбище авылыннан «Пой душа» вокаль ансамблен чакырды, ул «То не веточка черешни» җырын башкарды. Чыгыш 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышыннан кайткан сугышчыларга багышланган иде. 

Аннары Олы Кабанның «Надежда» хореография коллективы «Туган тел» лирик биюен тәкъдим итте. Биючеләрнең җиңел, салмак синхрон хәрәкәтләре һәм аксыл зәңгәр, һавадай җиңел силуэттагы костюмнарының ялтыравы күз явын алырдай иде.

Габишевода яшәүче Эльвира Абдуллина-Байгазина үз шигыре белән чыгыш ясады. Ветераннар турында татар телендә, йөрәкләргә үтеп керердәй интонация белән, укылган юллар тәрҗемәсез дә аңлашылды.

Ә Чирпыдан «Чирпышечки» вокаль ансамбле башкаруында «Нам жить не тужить» җырына тамашачылар биергә үк кереште. Алар музыкаль бию вакытында кара-каршы басып урыннарын алмаштыра-алмаштыра биеделәр. 
«Балкыш/Сияние» яшь фестивалендә катнашучылар сәхнәдә дә, онлайн-форматта да бик күп матур чыгышлар ясадылар. Компетентлы жюри фестивальнең район этабында җиңүчеләрне билгеләде.

Лаеш районын зона этабында «Пой душа» (Столбище, җыр), «Надежда» (Олы Кабан, бию), «Алтын көз» (Имәнкискә, сценка), шулай ук Владимир Чуприн (Рождествено, вокал), Светлана Путилова (Орел, шигырь) һәм Хәмит Фәхриев (курайда уйнау) коллективлары тәкъдим итәчәк. Артистларыбызга уңышлы чыгышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы фестиваль балкыш