Сабантуйның төп призы – «Лада Гранта» автомобиле үзенең хуҗасын тапты
Батырлар ярышына йомгак ясалды. Иң көчлеләр бүләкләнде. Сабантуйның төп призы - «Лада Гранта» автомобиле үзенең хуҗасын тапты.
Ул - Сабантуйларда көрәштә берничә тапкыр җиңүче Руслан Газизуллин.
Район башлыгы Илдус Зарипов абсолют батырга яңа "Лада Гранта" автомобиле ачкычын тапшырды.
- Мин унынчы тапкыр батыр калам, тик машинада беренче тапкыр китәм, - дип уртаклашты быелгы абсолют батыр.
2 һәм 3 урыннарны алган башка батырлар да саллы бүләкләр алдылар.
Күбрәк фотоларны фотогалереяда карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев