Сокурылылар «Ә син әниеңне газетага яздырдыңмы?«дип аталган флешмобка актив кушылдылар
Сокуры китапханәсе мөдире Индира Дебердеева флешмоб өчен икенче ролик җибәрде
Сокуры китапханәсенең актив укучысы Әминә Мөхәммәтгалиеваны «Кама яңалыгы» на кем язганын сез видеодан белерсез.
Исегезгә төшерәбез, Әминә Мөхәммәтгалиева бик яхшы итеп шигырьләр сөйли. Бу хакта видеоролик безнең сайтта берничә тапкыр күренде инде.
Безнең флешмобка кушылыгыз! Олы яшьтәге әти-әниләрегезне «Кама ягы» яки «Камская новь» ка язып куегыз. Видеоны ватсапка яисә 8-962-55-14-888 номерлы телеграммага җибәрегез.
Газетаның кәгазь вариантын электрон версия белән чагыштырып булмый бит. Электрон китапны, җылылык биргән кәгазь вариантлы китап белән чагыштырып булмаган кебек . Газета вариантындагы текст та башкача кабул ителә. Моны нәрсә белән аңлатырга? Белмим. Бу басма сүзнең ниндидер тылсымы.
Организатор филиал АО «ТАТМЕДИА» «Редакция газеты» Камская новь» 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев