Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Студентлар Май чабу бәйрәмендә

«Разгуляй» дип аталган Май чабу атнасының дүртенче көнен Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары күңелле үткәрделәр.

Борынгы заманда нәкъ менә шушы көнне кыш язга урынын бирә башлый дип саналган. Менә студентлар да кышны озатырга һәм яңа хуҗабикә язны матур һәм тәмле коймаклары белән сөендерергә карар иттеләр. 

Техникумның һәр төркеме үз рецепты буенча төрле эчле камыр ризыклары пешергән: эремчек, куертылган сөт, варенье, повидло, ә булачак аш — су осталары катлаулырак эшне үз өстенә алганнар-кошлар һәм язның башка символлары рәвешендә матур һәм аппетитлы күмәчләр әзерләгәннәр. Егетләр һәм кызлар бик аппетит белән бәйрәм ризыклары белән сыйландылар!

Тантаналы очрактан файдаланып, район җитәкчеләре техникум студент кызларын ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүдә иң яхшы нәтиҗә өчен грамоталар һәм призлар белән бүләкләделәр.

Техникумның үзәк керү урыны алдындагы мәйданчыкта музыка яңгырады һәм кызыклы конкурслар һәм ярышлар үткәрелде. Егетләр аркан тартуда ярыштылар, Кышның символы булган итек аша сикерделәр, күзләрен бәйләп, бүләкләрне кисеп алдылар һәм чиләккә шарлар ыргыттылар. Барлык катнашучыларны конфетлар белән сыйладылар. Кыскасы, һәркем күңелле иде.

Бәйрәмнең кульминациясе, әлбәттә, узып баручы кышның карачкысын яндыру булды. «Сүнмәс өчен яхшы ян, якты ян,!» дип яшьләр кычкырып торды. Сау бул кыш! Киләсе елга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студентлар Май чабу бәйрәмендә