Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Татьяна Агеева: “Һәрчак өйрәнү кирәк”

“Престиж” бию коллективы халыкара конкурс жюриен таң калдырды

Татьяна Агеева: “Һәрчак өйрәнү кирәк”

Фотоны Татьяна Агеева бирде

Лаеш биючеләре беренче “Казан кунаклары” – “Гости Казани” – “Каzan guests”  халыкара татар халык бию сәнгате фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.

Бу конкурсның максаты -  татар халык бию сәнгате традицияләрен саклау һәм алга таба үстерү. Беренче этапка гариза бирүчеләрнең барысы кертелде. Икенче этап “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә үтте. Ә нәтиҗәләрне өченче этапта – гала-концертта ясадылар. Шунда ук бүләкләү дә булды.

“Престиж” коллективы җитәкчесе Татьяна Агеева үз тәэсирләре белән уртаклаша.

-Барлыгы 26 гариза бирелгән. Катнашучылар арасында нигездә яшь коллективлар иде. Һәм бу сөендерә дә, чөнки яшьләр халык сәнгатенә якыная. Безнең яшьтәге өч бию коллективы бар иде. Безнең чыгыш жюрига ошады, без бик тә шатландык. Ә жюри составында Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары, Татарстан һәм Россия халык артистлары бар. Аларның фикерләрен тыңладык, костюмнар буенча да, номерны башкару буенча да. Кызганыч видео юк – төшерергә кеше булмады. Без татар халык көйләренә “Бәхетле хатыннар” попурри күрсәттек. Фестиваль барышында ТР һәм РФның танылган сәнгать эшлеклеләре анда катнашучылар белән осталык сәгатьләре үткәрделәр. Балалар белән шөгыльләнделәр, әлбәттә, әмма без дә үзебезгә нәрсәләрдер алдык. Әгәр нәрсәгә булса да ирешергә теләсәң һәрчак өйрәнергә кирәк бит. Ә бу осталык сәгатьләреннән белемнәр алу белән бергә югары класслы осталар белән шөгыльләнүдән канәгатьлек тә алдык.

Җиңүчеләр арасында “Престиж”ны да атагач безнең коллективка йөрүчеләрнең барысы да сөенде. Без беренче дәрәҗә дипломантлар булдык. Киләчәктә дә камилләшәчәкбез һәм төрле дәрәҗә бәйгеләрдә катнашачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы