Представляем вам творчество Фариды Билаловой из Атабаево
Уважаемая редакция! К 75 летию Победы я, Фарида Фахриевна Билалова, написала было стихотворение. Но такое торжество не состоялось, поэтому обращаюсь к вам, не сможете ли это стихотворение напечатать в газете «Кама ягы». С большим уважением к вам, Фарида Билалова.
Сугыштан соң туган балалар без,
Ләкин без дә күрдек сугыш нуҗасын.
Һәрбер өйгә керсәң , ялгыз ана,
Ятим бала сыкрап ятканын.
Сугыштан яраланып кайткан әтием ,
Һәр кич удыра иде яралы аягын.
Ә мин курка идем пуля тишегеннән,
Гүя күрә идем канлы күз карап торганын.
Үсеп җиткәч - күрә идем:протезларын салгач,
Сабый бала булып калганын.
Үрмәләп телевизор каршысына килеп,
Фашист күрсә, т т т т т дип атып ятканын.
Ирем тарихчы булса да ,
Яратмады сугыш киносын.
Исемдә: үлгән солдат күрсә,
Миңа охшаганмы дип сораганын.
Үзем күрдем, үз күзләрем белән ,
Кулсыз Габдулла абый
Ничек итеп печән чапканын.
Кулсыз беләгенә чалгы сабын -
Сыңар кулы белән покос салганын .
Бер көн күрдем сукыр Габдулла абый
Түбә өсте ямап ятканын
Үзем дә сизми калдым: баскыч буйлап менеп,
Кымшанма да, Габдулла абый, дип кычкырганым.
“Сез сугышны күрмәдегез”, - дип
Яраталар өлкәннәр әйтергә .
Без күргәннәр дә җитәрлек икән бит ,
"Сугыш канлы күзле вәхши, “- дип әйтергә.
Фәридә Фахриевна Билалова язмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев