Икътисад һәм җитештерү рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яңа республика программасы старт алды
Теләче районында үткән киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа “Агростартап” республика программасына старт бирде.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем кече Ватаным» конкурсында катнашырга чакыра
Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз.
-
Марат Әхмәтов яңгырлы көндә урып-җыюны башкарганда ашлык киптерү җайланмаларыннан оператив файдаланырга кушты
Августта яңгырлы көннәр күп көтелә, шуңа күрә республика игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару тактикасын яңадан карарга кирәк булачак.
-
Усадыда балалар бакчасы төзелеше тәмамлану алдында
Исегезгә төшерәбез, Лаеш районы яшәешебезнең төрле якларына кагылган алты милли проектны тормышка ашыруда катнаша.”Демография” программасы буенча кышка Усадыда яңа балалар бакчасы ачылачак.
-
Лаеш районында уракка төштеләр
“Волга” агрофирмасы басуында “Скипетр” сортлы уҗым бодае сынау рәвешендә урылды.
-
Эшкә тотынгансың икән – алдынгы бул
2012 елда районда Илнур Сәетов җитәкчелегендә яңа крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килде. Быел ул Лаеш районында беренче булып горчица – экспортка китә торган кыйммәтле культура игә башлады.
-
Эшлекле визит
ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш районына эш визиты белән килде.
-
Милли проектлар кысаларында безнең районда нәрсәләр төзиләр
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге “Фотоконтроль. Нацпроекты-2019” акциясе үткәрә. Аның кысаларында VMESTE.TATAR сайты эшли, анда һәр кеше янәшәсендә нинди объектлар төзеләчәген, алар вакытында сафка бассын өчен ярдәм дә итә ала.
-
Газиз Хәмәтов: “Яхшы булу өчен тулы көчкә тырышу кирәк”
Күптән түгел булган “Яшь прфессионаллар-2019» (World Skills) VII Милли чемпионатында Татарстан җыелма командасы зур уңышларга иреште. Һөнәри осталык буенча чемпионнар арасында безнең якташлар да бар. Шуларның берсе, Державино авылында туган Газиз Хәмәтов “Авиация техникасына хезмәт күрсәтү” юнәлешендә иң яхшы булды. Мин аның белән шәхсән аралаштым.
-
Яр буен төзекләндерү сыйфатын тикшерү
Гомумроссия халык фронты шәһәр мохитен төзекләндерү мониторинг үзәге координаторы, Мәскәү архитектура институты проектка идарә итү буенча проректоры Павел Жбанов Татарстанда “Тарихи җирлекләр һәм кече шәһәрләр” проектын тормышка ашыруга мониторинг үткәрә.
-
Киләчәк проектлары бүген тормышка ашырыла
2 июльдән 4есенә кадәр Лаеш районында “Татарстанда кыр көне-2019” кыр форматында зур күргәзмә эшли. Кызыклы проектлар күрсәтелгән – сатучысыз кибеттән кыр шартларында двигательләр ремонтлый торган машинага кадәр. Әмма иң мөһиме – бу проектлар бүгеннән Татарстанда тормышка ашырыла инде.
-
Печән өсте
Хәзер авыл хезмәтчәннәре эшләренең кызу чагы. Июньнең соңгы көннәрендә алар чәчүлекләрне эшкәртәләр, печән чабалар һәм сенаж әзерлиләр.
-
Лаеш районы – шәһәр читендә торак төзү өчен уңайлы
Берничә ел элек Зимняя Горка авылында Мишә елгасы ярында буш кыр иде – хәзер анда инфраструктурасы актив үсүче заманча поселок күтәрелде. Тургай коттедж поселогының уңыш сере нәрсәдә, безнең газетага бу хакта сату бүлеге җитәкчесе Никита Колесников сөйләде.
-
Олы Кабан эшмәкәрләрен Россиядә дә, чит илләрдә дә беләләр
Лаеш районында да Татарстандагы кебек кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудырыла. Олы Кабан авыл җирлегендә эшләрнең ничек баруы турында җирлек башлыгы
-
Сөт җитештерү: мәгълүмат атна башына
Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 17 июньгә тулаем савылган сөт 56310 килограмм тәшкил иткән.