Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

2019 елның февраль аенда магнит давыллары

Февраль болай да үзгә ай – язгы авитаминоз да шунда башлана. Әгәр дә сез авырсагыз, стресс хәлендә булсагыз, иммунитетыгыз түбән булса, сезнең организм магнит давылларын тоя. Шуңа күрә сәламәтлек начарлану ихтималына әзер булу өчен аларның кайчан булуын белү кирәк.

Кояш 5, 7 һәм 10 февраль көннәрендә аеручы актив була. Бу чорда геомагнит тирбәләнешләрне атмосфера үзгәрешләренә бирелмәгән кешеләр дә аларның тәэсирен тоя. Кайберләренең башы авырта, башкаларда йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәя, өченчеләре хәлсезлек  сизә. Аеруча хисчән кешеләрне кояшта кабыну булганнан соң тагын 5-6 көн үзләрен начар хис итәргә мөмкиннәр. Бу көннәрдә мобильле элемтә һәм техника эшендә дә токарлыклар булуы бар.

Хисчән һәм шикләнүчән кешеләрне кисәтәсе килә: үзегез геомагнит тирбәләнешләргә бәйле ялган билгеләр һәм авырулар уйлап тапмагыз. Табиблар киңәшенә колак салыгыз –магнит давылларына һәр кеше үзенчә тәэсир итә.

5 февраль. Хроник һәм яшерен авырулар катлауланулар ихтимал. Магнит давылыннан кан басымы югары булганнар азаплана.

7 февраль. Көчле кояш җиле һавадагы кислород күләмен киметә, ә бу гипоксиягә (күзәнәкләргә кислород җитмәү) китерә. Бу беренче чиратта тромблар ясалу куркынычы булганнарга кагыла, инсультлар һәи инфарктлар саны артырга мөмкин. Кул астында канны  сыекландыручы препаратлар һәм нитроглицерин булу зарур.

10 февраль. Әйләнә-тирәдәгеләрнең һәм үзегезнең тиз кабынып китүегезгә әзер булыгыз.

15 февраль. Хроник авыруларның катлаулануы бар. Элемтә чаралары һәм беренче ярдәмгә кирәкле препаратлар турында кайгырту кирәк.

Магнит давылларының төгәл фаразын 2-3 көн алдан белү кирәк, чөнки “кояш җиле” Җиргә берничә көннән соң гына килеп җитә.

Исегездә тотыгыз, әгәр сез шат күңелле икәнсез, магнит давылларын сизмәссез дә һәм бу көннәрне җиңел үткәрерсез.

Мәкалә электрон ММЧ материаллары буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев