Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Сәламәтлекне саклау чарасы буларак флюорография

Соңгы елларда онкологик авырулар һәм туберкулез белән авыру һәм вафат булу очракларының шактый артуы күзәтелә. Моның белән бәйле төстә Лаеш үзәк район хастаханәсе администрациясе кешеләргә үз сәламәтлекләренә җитди игътибар бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә. Исегездә тотыгыз, 15 яшьтән башлап ел саен күкрәк читлеге органнарына флюорография үткәрергә кирәк. Бу үпкә ялкынсынуын һәм...

Соңгы елларда онкологик авырулар һәм туберкулез белән авыру һәм вафат булу очракларының шактый артуы күзәтелә. Моның белән бәйле төстә Лаеш үзәк район хастаханәсе администрациясе кешеләргә үз сәламәтлекләренә җитди игътибар бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә.

Исегездә тотыгыз, 15 яшьтән башлап ел саен күкрәк читлеге органнарына флюорография үткәрергә кирәк. Бу үпкә ялкынсынуын һәм сулыш органнары авыруларын гына түгел, ә иң мөһиме - күкрәк читлеге органнарының онкологик авыруларын һәм туберкулезны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә.

Әгәр сез күкрәк читлеге органнары флюорографиясен ике ел һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында узмагансыз икән, ашыгыгыз һәм якындагы көннәрдә үзәк район хастаханәсенә яки табиблык амбулаторияләренә мөрәҗәгать итегез.

Зинһар өчен, үзегезнең сәламәтлек торышы буенча урында ятарга мәҗбүр булган якыннарыгыз һәм туганнарыгыз турында да кайгыртыгыз. Алар да ел саен флюорография үтәргә тиешләр. Аларны күтәреп булса да хастаханәгә алып килергә кирәк. Бу очракта бер үк вакытта кан анализы бирергә, ЭКГ узарга да була.

Исегездә тотыгыз: кешегә гомер бер генә бирелә. Сезнең сәламәтлегегез үз вакытында тикшеренү үтәргә әзер булуыгыздан тора.

Үзәк район хастаханәсендә флюорография кабинетының эш графигы:

Сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга - 8 дән 14 сәгатькә кадәр, төшке ашсыз.

Чәршәмбе - 8 дән 12 гә кадәр.

Шимбә - 9 дан 12 сәгатькә кадәр.

Якшәмбе - ял көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев