2019 елның мартында магнит давыллары
Шуны истә тоту кирәк, галимнәр магнит давыллары көннәре таблицаларын үткән чорлар статистик мәгълүматларын нигез итеп алып төзиләр. Иң төгәл фараз 45 тәүлек алдан гына мөмкин.
Якынча мәгълүматлардан чыгып магнит давыллары расписаниесе түбәндәгечә.
13 март
Бу көнне Кояшта кабыну уртача була. Кешеләрдә физик арыганлык сизелүе мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары авырткан кешеләрнең уңайсызлыклар тоюы ихтимал. Кан басымы кискен күтәрелү һәм түбән төшү булырга мөмкин. Кешеләрнең күбесе арыганлык тоялар. Сау-сәламәтләрдә кәефнең еш үзгәрүе, йокысызлык булуы бар.
16 март
Уртача дәрәҗәдә тагын бер кабыну. Еш кына ярсып китү күзәтелә. Магнит давылының йокысызлыкка китерүе мөмкин.
19 март
Бу көчле кабыну үзеңне хис итүне сизелерлек начарайта, хроник авыруларның көчәюе бар. Йөрәк авырулы, психик тайпылышлар булган кешеләргә тәэсир итүе мөмкин. Физик активлыкны киметү зарур. Сәламәт кешеләргә дә артык көчәнмәү, авыруларга кул астында булырга тиешле дару препаратлары запасын булдыру сорала.
21 март
Физик һәм эмоциональ халәткә тискәре йогынты ясарлык тагын бер көчле кабыну. Көнне ялгыз үткәрү, кешеләр күпләп җыелган урыннарга барудан тыелу кирәк, гаилә белән тыныч кич уздырыгыз.
22 март
Бу көнне кан басымы югары булган кешеләргә куркыныч тудыра торган көчле кабыну була. Нерв һәм психик тайпылышлары булганнарга сак булу сорала. Авырулар көн тәртибен сакларга тиеш, метроларда һәм зур сәүдә нокталарында булмау яхшы.
28 март
Кояш өслегендә уртача дәрәҗәдәге кабыну булуы бар, шул сәбәпле кызып китү мөмкин. Үзеңнең эмоциональ халәтеңне күзәтү һәм төрле бәхәсләрдән читтә булу яхшы. Куркыныч фильмнардан һәм кеше күп булган урыннардан сакланыгыз.
29 март
Бу көнне тагын бер уртача магнит давылы була. Ул вакытта арыганлык сизелә һәм көтмәгәндә кәеф кискен бозыла.
Мәкалә электрон ММЧ материаллары буенча әзерләнде.
Фото: sputnik.md
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев