Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Дөньяны күрергә ярдәм итә

«Здравоохранение России» журналында безнең исеме районыбыздан читтә дә билгеле булган якташыбыз турында мәкалә басылып чыкты. Ул – табиб-офтальмолог Юрий Расческов.

Татарстанның әйдәүче офтальмологларының берсе 15 елдан артык интернат мәктәптәге күрү сәләте начар булган балаларга авыру белән көрәшергә булыша.

Валерия Якимова

Офтальмология Юрий Расческов өчен тормышының төп эшенә әйләнгән, ул аңа 50 елдан артык гомерен багышлаган. Ә үз һөнәрендә иң мөһиме дип ул кешеләргә күрү мөмкинлеге бүләк итүгә шатлану хисен саный. 

“Офтальмолог – матур һөнәрләр төркеменнән, - ди Юрий Расческов. – Бүген күп кенә катлаулы күз авырулары бар, әмма авыруга күрү сәләтен кайтару – ул чын бәхет, син кешенең сине күрүен аңлыйсың!”

Һөнәрен ярату һәм аңа бирелгәнлекне Юрий Расческов үзенең улларына да тапшырган. Олы улы офтальмохирург Александр Расческов Татарстанда офтальмология үзәкләре челтәрен булдырган. Кече улы Алексей да шушы юнәлешне сайлаган, ул Балалар республика клиник хастаханәсенең офтальмология бүлеген җитәкли.

2004 елда Юрий Расческов Лаешның күрү сәләте начар булган балалар өчен интернат мәктәбенә эшкә килә. Бу вакытка кадәр ул чирек гасырдан артык Республика клиник офтальмология хастаханәсенә җитәкчелек итә.

Интернат мәктәптә йөздән артык бала. Алар беренчедән унберенче сыйныфка кадәрге мәктәп укучылары. “Бүген безгә күпчелек очракта тумыштан булган катлаулы патологияле балалар килә, - дип ассызыклый Юрий Расческов. – Бу күз ясмыгы (хрусталик), челтәр катлау патологиясе һәм башкалар. Мондый патология килеп чыгуның сәбәпләре күп. Ләкин күпчелек очракта тумыштан булган күрү патологиясе баланың җитлекми тууы нәтиҗәсе булып тора. Ә бу инде тирәнрәк проблематика. Патология булуга аз гына шик туса, бала тууның икенче көнендә үк аны табибка күрсәтергә кирәк”.

Интернаттагы балаларның һәркайсының диярлек күрү сәләте түбән. “Әгәр кеше күрми икән, 95% тирәсе мәгълүмат мигә барып җитми, - дип өсти Юрий Расческов. – Әмма табигать күрүдәге кимчелекне артыгы белән компенсацияли: интернаттагы барлык балаларның да диярлек ишетү сәләте идеаль. Алар музыка уен коралларында яхшы уйныйлар, матур җырлыйлар, рәсем ясарга бик яраталар. Бер генә тапкыр иҗади фестивальләр лауреатлары, спорт ярышлары җиңүчеләре булмадылар”.

“Чынлыкта параметрлары уннан бердән түбәнрәк булган күрү сәләтле балалар инде безнең пациентлар булып тора. Безнең җайланмаларыбыз яхшы. Алар ДРКБның офтальмология бүлеге җиһазларыннан калышмый. Без аппарат белән дәвалауның төрле методикаларын кулланабыз. Безнең беренче чираттагы бурыч – аларда булган күрүне саклау өчен көрәшү, җәмгыятькә җайлашырга ярдәм итү һәм балаларга дөньяны күрә алу мөмкинлеген кире кайтару өчен барын эшләү”, - дип аңлата Юрий Расческов.

Әмма аннан башка бер генә эш көне дә үтми торган төп инструмент – ул балаларны ярату һәм бик тә аларга булышасы килү теләге. Халык табибы - Юрий Расческовны нәкъ шулай атыйлар һәм бу исемгә лаек булу бик кыйммәт тора!

Чыганак: http://www.yugzdrav.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы