Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
сәламәтлек

Илдус Зарипов район медикларын котлады

Һөнәри бәйрәм белән котлауларны медицина хезмәткәрләре Лаеш үзәк район хастаханәсе территориясендә кабул иттеләр.

Тантаналы өлешне алып баручы, Лаеш үзәк китапханәсе хезмәткәре Анастасия Пажитнова район җитәкчесе Илдус Зариповка сәламләү сүзләрен җиткерде.

- Табибларны, шәфкать туташларын һәм фельдшерларны без балачактан беләбез. Алар һәрвакыт янәшәдә һәм вакытында ярдәмгә киләләр. Алар - иң кешелекле һәм игелекле һөнәр вәкилләре, - дип ассызыклады Илдус Фатыйхович. – Быел безнең барыбызга да җитди сынау узарга туры килде. Пандемия корбаннарын кайгырту һәм дәвалау тулысынча медиклар җилкәсенә төште. Без сезгә фидакарь, авыр һәм бик мөһим хезмәтегез өчен рәхмәтлебез!

Район җитәкчесе сәламәтлек саклау системасында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен районның иң яхшы медикларына рәхмәт хатлары, грамоталар һәм букетлар тапшырды.

Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова котлауларга кушылды.

- Хезмәтебезнең шундый югары бәя алуына без бик шат. Без район һәм республика җитәкчелегенең даими ярдәмен тоябыз, - дип ассызыклады Елена Владимировна.

Медик, күп балалы әни Светлана Никифорованы иҗтимагый берләшмәләр белән эшләү буенча координация советы рәисе Илгизә Тимершина котлады. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова исеменнән биш бала әнисенә букет һәм компьютер планшеты тапшырды.

Светлана Никифорованың җавабы хезмәттәшләрен «Белые халаты» җыры белән котлау булды. Очрашу гомуми фотосессия белән тәмамланды.

Фото һәм видеосюжетларны «Кама ягы»ның http://laishevskyi.ru сайтында «Главная новость» рубрикасында карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы