Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Лаеш үзәк район хастаханәсендә капремонт дәвам итә

“Беренче буынны ныгыту” республика программасы буенча Лаеш үзәк район хастаханәсе капиталь ремонтка һәм балалар поликлиникасы бинасы төзүгә зур суммада акча алды.

Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова нинди үзгәрешләр баруы турында сөйли.

-Район җитәкчелегенең актив позициясе һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә безне “Беренче буынны ныгыту” программасына керттеләр. Медицина үзәген һәм өлкәннәр поликлиникасын капиталь ремонтлауга 7 миллион 700 мең сум акча бүленде. Поликлиникада рентген кабинетында һәм флюорография бүлмәсендә агым-суыру вентиляциясе эшлибез, шулай ук медикаментлар сакланган кабинетларга кондиционерлар урнаштырабыз. Регистратураны яңа таләпләргә туры китереп үзгәртәбез, холларны ремонтлыйбыз. Медицина үзәгендә икенче кат тулысынча ремонтланды инде. Анда теш табиблары гына кала. Һәркайсының заманча санитар кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килгән аерым кабинеты була.

Балалар консультациясе хастаханә территориясендә төзелә торган яңа модульле амбулатория бинасына күчә. Кечкенә пациентлар һәм аларның әти-әниләре өчен бу уңай: лабораторияләр, УЗИ һәм рентген кабинет янәшәдә генә. Бу объектның бәясе 12 миллион 700 мең сум. Ай ярым-ике айдан барлык эшләр тәмамланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш хастаханәсе