Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
сәламәтлек

Laish Battle: брейк-данс буенча Бөтенроссия ярышлары

Кичә, 2025 елның 11 гыйнварында, Лаеш районының Комлы Ковал авылында брейк-данс буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Фото һәм видео авторы Денис Фролов

Ижау, Мурманск, Киров, Уфа, Мәскәү, Төмән, Евпаториядән 130 катнашучы килгән иде... Ярышны оештыручылар-Анатолий Огнев һәм аның хатыны Леана.

-Безнең Казанда брейк-данс студиясе бар. Лаеш районында биш филиал эшли, аларда 68 кеше шөгыльләнә — һәрберсендә 12 дән 20 гә кадәр укучы, — дип сөйли Леана. — Бүген Комлы Ковалда ачык турнир үткәрәбез, чөнки безнең мәктәпләр нәкъ менә шушы зонада: Нармонкада, Усадта, Столбищеда һәм Никольский авылында урнашкан.

 

Һәр баттлны берьюлы биш судья бәяләде һәм, һичшиксез, һәр катнашучы лаеклы бәяләнде. Яңа башлаган һәм дәвам итүче биючеләр өчен яшь буенча аерым номинацияләр. Хөкемдарлар Пермьнән, Ижаудан, Казаннан, Мәскәүдән, Башкортстаннан иделәр.

Бию мәйданчыгына ике кеше чыкты, чиратлашып үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Судьялар аларның кайсысы җиңгәнен билгеләде. Уен олимпия системасы буенча барды: кем оттырган, шул инде бүтән уйнамый. Җиңүче алга таба бара. Җиңелүче кала һәм ошаган катнашучылар өчен җан атарга керешә. 

Ярышлар, төшке ашка тәнәфес белән, яшь төркемнәре буенча 17 сәгатькә кадәр барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Laish Battle: брейк-данс буенча Бөтенроссия ярышлары