Лейкоз вирусы белән зарарланган сыер сөтен эчәргә ярыймы
Можно ли пить молоко, зараженное вирусом лейкоза-2.doc Сезнең сәламәтлек Лейкоз вирусы белән зарарланган сыер сөтен эчәргә ярыймы Без еш кына чын сөт дип кулдан алабыз. Аның сәламәтлек өчен куркыныч булу, булмавы турында уйлап та тормыйбыз. Ольга ИСАЕВА Лейкоз сыерлар арасында киң таралган авыруларның берсе. Мондый хайван сөтен кулланырга ярыймы? Бу...
Можно ли пить молоко, зараженное вирусом лейкоза-2.doc
Сезнең сәламәтлек
Лейкоз вирусы белән зарарланган сыер сөтен эчәргә ярыймы
Без еш кына чын сөт дип кулдан алабыз. Аның сәламәтлек өчен куркыныч булу, булмавы турында уйлап та тормыйбыз.
Ольга ИСАЕВА
Лейкоз сыерлар арасында киң таралган авыруларның берсе. Мондый хайван сөтен кулланырга ярыймы? Бу сорауга Лаеш ветеринария лабораториясе табиб-серологы Гөлнур Локманова җавап бирә.
Гөлнур Илдусовна, нәрсә ул лейкоз?
-Бу шеш токымыннан хроник йогышлы авыру, кан эшләп чыгаручы органнар күзәнәкләрендә яман шеш барлыкка килә һәм аларның эшчәнлеген боза. Лимфа төеннәр, талак, йөрәк, бөерләр һәм башка органнар зарарлана. Лейкоз белән авырган терлекләрне дәваламыйлар. Аларны суялар.
Авыру ничек йога?
-Авыру вирусларының чыганагы - лейкоз белән зарарланган хайваннар. Вирус кан, сөт һәм лейкоз вирусы булган башка материаллар аша йога.
Мөгезле эре терлекләр лейкозы кешеләр өчен нәрсәсе белән куркыныч?
-Күп санлы тикшерүләр нәтиҗәсендә хайваннар лейкозының кешегә табигый юл белән күчүе расланмаган. Шулай да белгечләр лейкоз вирусы белән зарарланган сыер сөтен кайнатмаган килеш эчәргә кушмыйлар. Аны кулланганчы кайнатырга яки пастерлаштырырга кирәк, чөнки температура 60 градустан артык булганда лейкоз вирусы юкка чыга.
Мондый хайван сөтеннән каймак, май ясарга буламы?
-Каймак, май һәм башка сөт продуктлары ясау өчен сәламәт сыер сөтеннән яки термик эшкәртелгәннән соң гына файдаланырга була. Лейкоз белән зарарланган хайванның пастеризацияләмәгән сөтеннән ясалган каймак, эремчек, май сату тыела.
Сөтне термик эшкәрткән очракта да анда югары температура тәэсир итмәгән вирус яшәеше продуктлары калуы ихтимал. Алар да кеше организмына куркыныч тудыра һәм шеш барлыкка килүгә йогынты ясарга мөмкин.
Мөгезле эре терлекләр канын лейкозга тикшерү бба

Мөгезле эре терлекләр канын лейкозга тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев