Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
сәламәтлек

Малярия озынборыннары белән көрәш ничек бара

Быел озынборыннарның күп булуына шикаятьләр күп килә.

Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәгендә куркыныч инфекцияне таратучыларга каршы көрәш турында сөйләделәр.

Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» филиалының баш табибы Марсель Габдрахманов сүзләренә караганда, кан суыручы бөҗәкләр һөҗүме, гадәттә, җәй башына туры килә. Әмма агымдагы елда бу чор июнь уртасына кадәр дәвам иткән салкыннар аркасында соңрак килеп җитте. Һава температурасының күтәрелүе һәм югары дымлылык озынборыннар саны арттыруга китерде.

- Анофелес кебек бизгәк озынборыннары аеруча куркыныч тудыра, - ди табиб-эпидемиолог Станислав Сковородкин. – Алар - малярия таратучылар. Безнең бурыч - бу инфекция таралу юлын бүлү.

Марсель Тәлгатович билгеләп үткәнчә, Лаеш районында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге күрсәтмәсе буенча, ел саен ачык сулыкларны паспортлаштыру, әлеге төр озынборыннарның личинкаларын тикшерү һәм ачыкланган очракта аларны эшкәртү үткәрелә. Быел язын үткәрелгән паспортлаштыру нигезендә, малярия озынборыннар үсеше өчен шартлар булган җиде сулык ачыкланган. 10 көнгә бер тапкыр аларны тикшерү һәм кирәк булганда эшкәртү үткәрелә

-Республика бюджетыннан эпидемиягә каршы чаралар үткәрүгә, йогышлы авыруларны профилактикалауга, шул исәптән ачык сулыкларны маляриягә каршы эшкәртүгә акча бүлеп бирелә, - дип билгеләп үтте баш табиб. – Суы акмый торган ачык сулыклар гына эшкәртелә. Кешеләр, хайваннар һәм балыклар өчен зарарсыз булган махсус препаратлар сулык өслегендә элпә хасил итә һәм личинкалар организмына ашказаны-эчәк тракты аша эләгеп, тормышка куркыныч булган процесслар китереп чыгара.

Шулай ук гигиена һәм эпидемиология үзәгендә социаль әһәмиятле объектларны – балалар сәламәтләндерү лагерьларын, ял базаларын, санаторийларны һәм башкаларны түләүле нигездә эшкәртү үткәрелүе турында сөйләделәр.

-Кешеләр үзләре озынборыннар таралуны булдырмый калырга мөмкин, - дип саный Станислав Михайлович. - Бөҗәкләр теләсә кайсы дымлы урында: подвалда, чирәмдә, хәтта чәчәк чүлмәкләрендә таралырга мөмкин. Йорт яны территорияләрен эшкәртү өчен сиптергечләр һәм аңа инсектицидлар сатып алырга киңәш итәргә була. Озынборыннар йортка кермәсен өчен фумигаторлар, ишек һәм тәрәзәләрдә челтәрләр кулланырга онытмагыз. Ә табигатькә чыкканда озынборыннарга каршы инсектицид спиральләр, шулай ук репеллентлар кулланырга кирәк. Бакча ширкәтләре кебек киң территорияләрне эшкәртү өчен шәхси компанияләрне чакырырга мөмкин, алар Казанда җитәрлек.

Белгечләр искәртә: районның бөтен территориясен озынборыннардан арындыру физик яктан мөмкин түгел, шулай ук бөтен җирдә дә инсектицидлар кулланырга мөмкин түгел. Иң проблемалы территорияләр даими эшкәртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев