Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
сәламәтлек

Медицина һәм фармацевтика

2019 елда медицинада куллану өчен бик тә кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлеге киңәя.

Исемлеккә 38 дару препараты һәм бу исемлектә булган дару препаратларының яңа ике формасы да кертелгән.

2019 елның 1 гыйнварыннан сәламәтлек саклау министрлыгына караган дарулар бирелергә тиешле авырулар исемлеге зурайган. Аңа гемолитико-уремик синдром, системалы башланган үсмерләр артриты, I, II һәм IV типтагы мукополисахаридоз. Югарыда санап үтелгән авырулар белән авыручылар дарулар белән бюджет исәбенә тәэмин ителергә тиешләр.

Гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруы, лимфоидный, кан тамырлары һәм аның тукымаларындагы яңа барлыкка килгән яман сыйфатлы шешләр, склероз, гемолитико-уремик синдром, системалы башланган үсмерләр артриты, I, II һәм IVтиптагы мукополисахаридоз белән авыручыларны, органнар һәм (яки) тукымалар күчереп утырткан затларны дару препаратлары белән тәэмин итүнең яңа кагыйдәләре кертелә.

-Минздравның даруларны субъект милкенә бирү тәртибе, шулай ук мохтаҗ гражданнарны алар белән тәэмин итү тәртибе һәм шартлары билгеләнә, - дип аңлатып үтә прокурор ярдәмчесе Марат Шәрәфетдинов. – 2019 елның 1 гыйнварыннан тормыш өчен кирәкле дарулар исемлегенә кертелгән даруларны җитештерү Россиядә һәм ЕАЭСның башка дәүләтләрендә тормышка ашырыла, дәүләт сатып алуларында преференцияләр бирелә. Шулай ук ел башыннан бердәнбер җитештерүчедән дарулар сатып алганда контрактның башлангыч (максималь) бәясен исәпләгәндә хәзер референтлы бәяләр кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев