Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Медицина яңалыклары

Лаеш хастаханәсе Татарстанда электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре бирү буенча беренче РФ социаль иминият фондының ТР бүлеге мәгълүматлары буенча эшкә яраксызлык кәгазьләрен электрон төстә бирү буенча Лаеш район хастаханәсе лидер булып бара.

2018 елның беренче яртысында монда 5330 эшкә яраксызлык кәгазе бирелгән, шуларның 3455е электрон рәвештә (ЭЛН), бу барлык бирелгән эшкә яраксызлык кәгазьләренең 65%ын тәшкил итә. Төрле сәбәпләр буенча 272се 7,8%ы гамәлдән чыгарылган. Ә 60%ы (1955 ЭЛН) түләнгән инде.

Халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова сөйләгәнчә, ЭЛНнар бирү 2017 елның декабрендә башланган. Агымдагы елның гыйнварыннан хастаханә проектка тулысынча кушылган.

-Берничә айдә без электрон һәм кәгазь больничныйлар тутырудагы аерманы сиздек, - дип үз фикерләрен җиткерде Вәсилә Нурулловна. – Бу вакытны азрак ала, электрон эшкә яраксызлык кәгазенең дубликатын бирүдә дә элекке кебек кәгазь мәшәкате юк.

Хастаханәнең якты коридорларында кеше азрак. Табибка язылу дистанцион яки поликлиниканың беренче катындагы терминал аша бара.

Пациентка Любовь Вальщикова электрон эшкә яраксызлык кәгазе белән беренче тапкыр гына очрашмый.

-Эшкә яраксызлык документының кәгазь варианты бигүк уңайлы түгел иде. Ул йомарланырга мөмкин, ертыла яки аның бала авызына каба һәм яңасын сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә, ә бу озакка сузыла, -дип аңлатып үтте Любовь Николаевна. – Эш бирүче дә электрон больничныйны проблемаларсыз кабул итә.

Районда яшәүчеләр электрон документның өстенлекләрен бәяләделәр инде. Хәзер хаталарны төзәтү өчен Лаешка барып йөрисе юк. Моның өчен эшкә яраксызлык кәгазе сорап мөрәҗәгать иткән хезмәткәр яки эш бирүченең телефоннан шалтыратуы җитә.

Лаеш үзәк район хастаханәсенең яшь белгече табиб-невролог Дарья Лицова электрон битләр бирүне аңлатып китте.

-Мондый документ бирү табибка да, авыруга да уңайлы. Оешмалар һәм предприятиеләр бухгалтерлары шулай ук бу программа белән эшлиләр. Алар хезмәткәрләренең дәвалануда булуларын онлайн күрәләр, - дип хәбәр итте Дарья Александровна. – Табибларның язулары кимү сөендерә. Хәзер безгә эшләү уңайлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев