Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Рәхмәт сүзләре

Бүген Халыкара шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә. Минем Сокуры медпунктында эшләүче медсестралар - Зоя Горшкова һәм Наталья Шанталинская хакында сөйлисем килә. Ягымлылар, игътибарлылар, һәрчак сүз белән дә, эш белән дә, киңәш белән дә ярдәм итәләр. Ничә тапкыр медпунктка үрмәләп диярлек килдем: аякларым йөрми, йөрәгем эшләми. Ә ишекне ачып Зоя Николаевнаның...

Бүген Халыкара шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә. Минем Сокуры медпунктында эшләүче медсестралар - Зоя Горшкова һәм Наталья Шанталинская хакында сөйлисем килә.

Ягымлылар, игътибарлылар, һәрчак сүз белән дә, эш белән дә, киңәш белән дә ярдәм итәләр. Ничә тапкыр медпунктка үрмәләп диярлек килдем: аякларым йөрми, йөрәгем эшләми. Ә ишекне ачып Зоя Николаевнаның йомшак кына итеп: "Хәзер, хәзер. Кан басымын үлчибез, укол кадыйбыз", - дигән сүзләрен ишеткәч җиңеләеп китәсең. Наталья Сергеевна уколны авырттырмый ясый, 20 минуттан сулыш алу җиңеләя, баш әйләнми, аякларга хәл керә.

Безнең медсестралар терапевт та, педиатр да, хирург та. Медпунктта чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Без үзебезнең шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете, җиңел булмаган эшләрендә уңышлар телибез. Хезмәтләре өчен рәхмәт.

Людмила Исакова, пенсионерка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район