Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сәламәтлек

Шикәр авыруы – хөкем карары түгел

Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көненә һәм “Диетон” клубының 16 еллыгына туры китереп үткәрелгән алтынчы “Вместе” район диа-фестивалендә катнашучылар моңа ышана.

Фестиваль шәһәр һәм районның, дәвалап булмаслык авыруларына карамастан, актив тормыш рәвеше алып баручы күп кенә кешеләрен җыйды. Теләге булганнар каннарындагы шикәр дәрәҗәсен үлчәп карый һәм диабетны профилактикалау буенча консультация ала алды. Диетонлылар эшләре – картиналар, чигелгән әйберләр, эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге бар иде. “Диетон” клубында кабул ителгәнчә, чара шәфкатьлелек шәмен кабызудан башланды. Мактаулы миссияне клубның актив әгъзасы Нина Чернышевага ышанып тапшырдылар.

-Авыруларга ярдәм күрсәтү буенча проектка без «Диабет белән көрәштә битарафлар юк» исеме бирдек, - дип сөйләде Лаеш районы иҗтимагый совет рәисе Роза Мышева. – Район Советы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе һәм А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены бу каты авырудан җәфаланучыларга беренче ел гына булышмыйлар инде. Әйдәгез, аралашыйк һәм проблемаларны бергәләп хәл итик. Спорт белән шөгыльләнегез һәм тормышны яратыгыз, аңа күбрәк яхшылык алып килегез.  

“Диетон” катнашучылары бүләккә 12 глюкометр, 42 комплект тест-полоса, шулай ук ике шприц-ручка алдылар. Авыруларга чираттагы тапкыр диабетны профилактикалауның төп кагыйдәләре турында искәрттеләр: табиб киңәшләрен үтәргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга. Клубның бүгенге көнгә кадәр яши алмаган әгъзаларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Аларның исемнәре язылган 17 зәңгәр шарны күккә җибәрделәр. Шулай ук “Диетон” клубының әле генә тәмамланган спартакиадасы җиңүчеләре һәм призерларына медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

Фестиваль үзешчән сәнгать артистлары чыгышы белән үрелеп барды һәм чәй эчү белән төгәлләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыру