Тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеге өстенлекле
ТР Үзәк сайлау комиссиясендә вәгъдә итүләренчә, тавыш бирү мөмкин булганча аз элемтәләр белән узачак.
Сайлау участокларына Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирергә килгән татарстанлылар башка тавыш бирүчеләр белән очрашмаячак.
Тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек беренче тапкыр гади булмаган санитар-эпидемиологик шартларда уза. Шуңа бәйле рәвештә Үзәк сайлау комиссиясе Роспотребнадзор белән берлектә имин тавыш бирү кагыйдәләрен эшләде.
Сайлау участогына баручы һәм аннан чыгучы тавыш бирүчеләрнең агымнарын аеру, кешеләрнең бер мизгелдә туплануын булдырмаучы һәм санитар дистанцияләүне тәэмин итүче чараларның берсе булачак. Шул ук вакытта тавыш бирергә килүчегә, элеккеге кебек, сайлау участогы хезмәткәренә үз паспортын тапшырырга кирәкми. Документны ачып күрсәтү дә җитә. Тавыш бирү беренче тапкыр мөмкин булган физик контактларны минимальләштерү шартларында узачак. Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да шәхси саклану чаралары: бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар, хәтта татарстанлылар үзләре белән алырга онытсалар, ручкалар белән дә тәэмин ителәчәк.
-Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, 1 июльгә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Сайлау процессында катнашучыларның сәламәтлеге өстенлекле булачак, - ди Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – Бүгенге көндә территориаль сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да коронавирус инфекциясен ачыклау буенча тест уздылар, соңрак тестны участок комиссияләре әгъзалары да тапшырачаклар. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да шәхси саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар, санитайзерлар белән тәэмин ителгән. Һәр участокта температура контроле урнаштырылган, ә участок үзе дезинфекция эремәләре белән эшкәртеләчәк.
Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 2020 елның 1 июленә билгеләнгән. 25 июньнән 30 июньгә кадәр тавыш бирү көненнән алдан тавыш бирү мөмкинлеге каралган. 5 июньнән 21 июньгә кадәр күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) һәм территориаль комиссияләр офисларында, РФ Дәүләт хезмәтләре порталының (Gosuslugi.ru) сайтында "мобиль сайлау" механизмы кысаларында үзенең фактта булу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү дәвам итәчәк. 16 июньнән 21 июньгә кадәр участок комиссияләрендә гариза рәсмиләштерергә мөмкин. Гражданнарны шәхси кабул итү барлык санитар куркынычсызлык чараларын үтәп үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев