Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Атабай туристлары беренче өчлектә

Балтач районында җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмы буенча укучылар арасында республика ярышлары булды. Лаеш районы данын Атабайның "Офык" мәктәптән тыш өстәмә белем бирү берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр яклады. Кече яшь төркемендә көч сынашкан туристлар өч көн дәвамында өч дистанциядә: "шәхси", "төен" һәм "төркем" - ярыштылар. Балалар бар көчләренә тырыштылар, чөнки һәр кеше аерым...

Балтач районында җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмы буенча укучылар арасында республика ярышлары булды. Лаеш районы данын Атабайның "Офык" мәктәптән тыш өстәмә белем бирү берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр яклады.

Кече яшь төркемендә көч сынашкан туристлар өч көн дәвамында өч дистанциядә: "шәхси", "төен" һәм "төркем" - ярыштылар. Балалар бар көчләренә тырыштылар, чөнки һәр кеше аерым туплаган балл гомуми исәпкә керә.

Индивидуаль ярышларның беренче ике дистанциясендә безнең команда беренче бишлеккә керде. Барысын массакүләм стартта ярышу булган өченче көн хәл итте. Төркемле дистанциядә күрсәткеч бар команданың бердәм эшенә бәйле. Призлы урыннарны дәгъва иткән биш спорт группасы киеренке көрәште, монда офыклылар финишка өченче булып килделәр.

-Без катнашучыларның "Лаешлылардан калышмагыз" дип кычкыруларын күп ишеттек, - дип тәэсирләре белән уртаклашалар Атабай спортчылары. - Үзебезнең алда булуыбызны аңлау сөендерә бит.

Нәтиҗәдә Лаеш районы командасы өченче урынга чыкты. Катнашучыларга кубок, медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле призлар тапшырдылар.-Быел бар өч ярышта да команда призлы урыннар алды, - дип билгеләп үтте "Офык" командасы җитәкчесе Радик Гарифуллин. - Әмма тынычланырга иртә әле - безне яңа туристик офыклар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Атабаево