Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Атабайлыларның Олимпия өмете

Бразилиягә Олимпиадага эләгер өчен безнең спортчыларга күпме каршылыкларны җиңәргә туры килде. Ә менә Атабайның 9 нчы сыйныф укучысы Фәнил Якупов һичшиксез киләсе олимпиядаларның берсенә барыр. Ул - киләчәктә Россия спорт йолдызы. Бу турыда Фәнилнең күп төрле ярышларда җиңүләре һәм уңышлары сөйли. Мәктәп укучысы мондый нәтиҗәләргә көн саен үткән тренировкалар һәм...

Бразилиягә Олимпиадага эләгер өчен безнең спортчыларга күпме каршылыкларны җиңәргә туры килде. Ә менә Атабайның 9 нчы сыйныф укучысы Фәнил Якупов һичшиксез киләсе олимпиядаларның берсенә барыр. Ул - киләчәктә Россия спорт йолдызы. Бу турыда Фәнилнең күп төрле ярышларда җиңүләре һәм уңышлары сөйли.

Мәктәп укучысы мондый нәтиҗәләргә көн саен үткән тренировкалар һәм остазы-тренер Радик Гарифуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүләр аркасында иреште. Менә спортчының җиңүләре биографиясе. Яшел Үзән. Спорт туризмы буенча Татарстан беренчелеге - чаңгы дистанциясендә Фәнил беренче урын алды. Укучыларның "Иминлек мәктәбе-2016" республика ярышлары - "Комбинированные силовые упражнения" шәхси исәбендә ул көмеш призер булды, ТР мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм ТРның МЧС министры урынбасары Рафис Хәбибуллин кулыннан бүләк алды. Балтачта туризм буенча ярышларда Фәнил Якупов "Пешеходная связка"да өченче урын алды. Спортчы татар милли көрәшендә туган авылы һәм республика данын уңышлы яклый. Аның бик яхшы үткәрелгән көрәшләр өчен уннан артык медале бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев