”Барслар” тагын лидерлар рәтендә
Алексеевскида 2013-2014 елгы малайлар арасында баскетбол буенча турнир - Алексеевск муниципаль районы беренчелеге тәмамланды.
Турнирда Түбән Кама, Чаллы, Казан, Алексеевск һәм Лаештан (Габишево авылы) алты команда катнашты.
Габишевоның "Барслар" командасы беренче уенда ук чаллылыларны 35-0 исәбе белән җиңде. Казанлыларны 38-18, ә Алексеевскины 32-15 нәтиҗәсе белән җиңде. Көндәшләренә ике тапкыр оттыруга карамастан, Лаеш спортчылары мактаулы өченче урынны алды.
Яшь баскетболчыларны беренче күчмә ярыш һәм лаеклы җиңү белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев