Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Барыбыз да – стартка

Спортчылар Лаеш шәһәре мәйданын ошаттылар "Милләтләр кроссы" ярышында 500 гә якын кеше катнашты Ул көнне һава торышы җиңел атлетика яратучылар өчен яхшы булды: алдагы көнне сибәләп торган яңгыр туктады, хәтта вакыт-вакыт соры болытлар артыннан кояш та күренгәләде. Уңайлы итеп төзекләндерелгән ял урыны, саф һава, искиткеч табигать күренеше, күңелле ыгы-зыгы, спорт...

Спортчылар Лаеш шәһәре мәйданын ошаттылар

"Милләтләр кроссы" ярышында 500 гә якын кеше катнашты

Ул көнне һава торышы җиңел атлетика яратучылар өчен яхшы булды: алдагы көнне сибәләп торган яңгыр туктады, хәтта вакыт-вакыт соры болытлар артыннан кояш та күренгәләде. Уңайлы итеп төзекләндерелгән ял урыны, саф һава, искиткеч табигать күренеше, күңелле ыгы-зыгы, спорт сөюче егетләр һәм кызлар - барысы да аерым бәйрәм атмосферасы тудыра. Һәм җиңел атлетларга ничә яшь булуы да мөһим түгел - 15 ме яки 51 ме: спорт яшьне чикләми. Финиш сызыгына килүчеләр - кемдер тау кәҗәсе җитезлеге белән, кемдер исә ару-талуны җиңеп - иң масштаблы узыш катнашучылары булдылар.

-"Милләтләр кроссы" - иң популяр спорт чараларының берсе, - ди спорт форумын ачкан район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев.

Старт пистолетыннан ату, катнашучылар һәм җанатарлар - район мәктәпләре укучылары, ЛТЭТ студентлары һәм учреждениеләр хезмәткәрләре тавышлары, тренерларның дулкынлануы, уңышлы ярышка шатланып кычкырулар, канәгатьсезлектән ыңгырашулар... Гомумән, барысы да зур ярышларда ничек булырга тиеш, шулай.

5-7 сыйныфлар яшь төркемендә кызлар арасында 1 урынны Инга Комарова алды. Бу закончалыклы да: кыз тырышып шөгыльләнә, ә бу югары күрсәткечләргә китерә. Финишка икенче булып Юлия Ржавина килде. Бронза медальне Кристина Белякова яулады. Өчесе дә Лаештан. Бу категориядә малайлар арасында Никита Туганов (Лаеш) лидер булды. Әмир Балканский (Габишево) аннан бераз калышты. Өченче булып финишка Никита Николаев (Столбище) килде.

Кросска йомгак ясап, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов районда спорт үсешенә зур игътибар бирелүне ассызыклады. Ул җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Тулырак мәгълүмат газета сайтының "Спорт" бүлегендә урнаштырылган.

Милләтләр кроссы - популяр спорт чарасы.

Тагын бер ыргылыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X