Безнең көрәшчеләр осталыкларын күрсәттеләр
Комлы Ковали көрәш буенча республика ярышларын кабул итте.
“Дружба” спорт-күңел ачу үзәгендә көрәш буенча ачык шәхси-команда ярышлары булып үтте.
Аларда Лаеш, Теләче, Биектау, Кукмара, Балык Бистәсе, Алабуга, Саба, Әтнә, Питрәч районнары һәм Казан шәһәре командалары катнашты.
Чараның мактаулы кунаклары арасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, социаль тернәкләндерү һәм җайлаштыру үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов, КФХ башлыгы Илсур Дияров, Казан медицина инструментлары заводы генераль директоры Нур Шакиров һәм башкалар бар иде. Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов ярышларда бил алышучыларга уңышлар, ныклык һәм җиңүгә омтылыш теләде.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач көрәшчеләр көч сынаша башлады. Егетләр 15 категориядә команда һәм шәхси ярышларда беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен бил алыштылар.
Спортчылар көндәшләре белән очрашуларда үз осталыкларын күрсәттеләр. Матур алулар, күтәреп салулар, кискен көрәш, тәэсирләр – егетләр бар кешегә һәм беренче чиратта үзләренә, нәкъ менә үзләренең иң лаеклы һәм көчле булуларын исбатлау өчен ахыр чиккә кадәр көрәштеләр. Көрәш спортның җәлеп итә торган төре, әмма башка бергә-бер көрәшләр кебек җәрәхәтләр алу куркынычы да бар. Бу юлы да зыян күрүчеләр булды. Бәхеткә каршы, табиблар янәшәдә иде һәм алар шунда ук ярдәм күрсәттеләр. Җәрәхәтләр куркыныч булмады.
Тренерлар киңәшләр бирделәр һәм үзләрендә тәрбияләнүчеләрне актив якладылар. Трибуналарда иң тугры җанатарлар: әти-әниләр һәм дуслары, үзләренекеләр өчен борчылдылар. Очрашулар арасындагы тәнәфесләрдә “АртДэнсКомпани” хореография коллективы үзләренең ритмик биюләре белән сөендерде. Ә җырчылар Алмаз Рәхимов һәм Нәзир Сабиров татар җырларын башкардылар.
Ярыш йомгаклары буенча Лаеш районы спортчылары көчле булды. Команда исәбендә Усады авылы көрәшчеләре беренче урын алды. Пәрәү спортчылары икенче булды. Өченче урын өчен Хәерби командасы диплом алды. Шәхси ярышларда җиңүчеләргә истәлек грамоталары, медальләр һәм акчалата призлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев