Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Биш медаль һәм команда буенча өченче урын

Лаеш районы көрәшчеләренең Әтнәдә үткән турнирдагы нәтиҗәләре.

Легендар көрәшче Габделбәр Хәлилов истәлегенә 2008 елда туган яшүсмерләр һәм яшьрәкләр арасында Әтнәдә үткән ачык турнирда 13 командадан 185 кеше катнашты. Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл республикасы спортчылары көч сынашты.

Лаеш районы данын Динар Кәримуллинда, Илнур Гарипов һәм Рәмис Гариповта тәрбияләнүчеләр яклады. Зиннур Вәлиуллин (34 кг үлчәү авырлыгы), Гадел Гарипов (40 кг) һәм Камил Абдрафиев (43 кг) алтын медальгә ия булдылар. Ризат Сабиров (25 кг) һәм Булат Хәйретдинов (43кг дан артык үлчәү авырлыгы) бронза яуладылар. Гомумкоманда исәбендә Лаеш районы көрәшчеләре өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Биш медаль һәм команда буенча өченче урын