Бөтенроссия ярышларыннан – медаль белән
Күрү сәләте буенча инвалидлар арасында үткән җиңел атлетика Бөтенроссия ярышларында Рамил Каюмов тәрбияләнүчесе уңышлы чыгыш ясады. Чиләбедә Лаеш интернат мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Динар Хөсәенов Татарстан данын яклады. Ул әле өч ел гына шөгыльләнә, бу аның абруйлы ярышларга беренче баруы. Динар өч узышта катнашты. 1500 м һәм 400 метрлы дистанцияләрдә...
Күрү сәләте буенча инвалидлар арасында үткән җиңел атлетика Бөтенроссия ярышларында Рамил Каюмов тәрбияләнүчесе уңышлы чыгыш ясады.
Чиләбедә Лаеш интернат мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Динар Хөсәенов Татарстан данын яклады. Ул әле өч ел гына шөгыльләнә, бу аның абруйлы ярышларга беренче баруы. Динар өч узышта катнашты. 1500 м һәм 400 метрлы дистанцияләрдә икенче урын алды. 800 метрлы узышта өченче килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев