Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
спорт

Чаңгы тәнне дә, рухны да чыныктыра

Лаеш шәһәрендә “Россия чаңгы юллары-2023” булды.

 Илебезнең барлык төбәкләрендә кышкы спорт төрен яратучы 500 меңнән артык кеше “Россия чаңгы юллары-2023” 41нче бөтенроссия чаңгы ярышында катнашты.

Бу массакүләм чара чаңгыга, сәламәт һәм актив ялга битараф булмаганнар өчен үтте. Анда профессионаллар да, һәвәскәр спортчылар да катнашты.

Катнашучыларны 10.00дә терки башладылар. Узышырга теләүчеләр артканнан арта барды. Әти-әниләре өчен җан атарга килгән балалар “Күңелле стартлар”да көч сынаштылар. “Комплекс 52” хезмәткәрләре Олег Крымкин инициативасы буенча бар кешене хуш исле кайнар коймаклар белән сыйладылар.

“Стартка! Игътибар! Марш!” дип игълан итте хөкемдар. “Россия чаңгы юллары”н беренче булып Лаеш интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ачты. Аннан соң 10 яшькәчә малайлар һәм кызлар бер километрлы дистанциягә кузгалдылар. Алардан соң барлык катнашучылар үз яшь категорияләрендә километр ярымлы, ә 18дән 45 яшькәчә егетләр һәм ирләр өч километрлы араны үттеләр.

Җиңүчеләрне котлау алдыннан күңелләрне күтәрү өчен Александр Агеев һәм Ландыш Садыйкова җыр башкардылар.

Финишта “Россия чаңгы юллары-2023”тә катнашучының һәрберсе бу сүзләрне ишетте:”Әйдә! Әйдә! Тизрәк!”. Узышлар киеренке булды: чаңгылар буталды, аяклардан төште, йомшак кар, арыдылар һәм егылдылар. Кайбер катнашучылар бер үк вакытта килде. Шуңа күрә һәр җиңүче үз медален тырышлык белән алды. Лаеш районы башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Карсалов җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә чыкты. Үз категорияләрендә беренче урын алган катнашучылар: Виктория Рыбина, Артем Степанов, Дарья Карабаева, Никита Денисов, Чулпан Бәхтиева, Вадим Новиков, Регина Кукташева, Илсаф Әкбәров, Айсылу Гайнетдинова, Айнур Вәлиуллин, Рамилә Абдуллина, Николай Денисов, Татьяна Гончарова, Максим Плескач, Равилә Вәлиуллина, Миңнехан Вәлиуллин, Рузания Вәлиуллина һәм Альберт Хөсәенов.

Ярышларда җиңүчеләр һәм катнашучылар белән бергә барлык җанатарларның да кәефләре күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Чаңгы ярышы Лаеш экстрим-паркы