Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
спорт

Бәйрәм алды эстафетасы

Бар халык бәйрәменә багышланган гадәттәге җиңел атлетика эстафетасында шимбә көнне 300 дән артык укучы, ЛТЭТ студентлары һәм балалар йортының яшь хезмәткәрләре стартка чыкты.

Җиңү өчен 17 команда көч сынашты. Бу кояшлы җылы көндә Лаеш урамнары буйлап үткән дистанциядә узышта катнашучыларның күбесе спорт әзерлекләренең яхшы булуларын күрсәтте. 6-8 сыйныфларда укучы кызлар һәм үсмерләр арасында Лаешның 2 нче мәктәбе вәкилләре җитезлек күрсәтте, үз төркемнәрендә беренче урыннарны яуладылар. Өлкән сыйныфларда укучылар да сынатмадылар. 9-11 сыйныф укучылары да ике призлы урын алды: кызлар - беренче, егетләр - икенче. 18 яшьтән өлкәннәр төркемендә балалар йорты командасына тиңнәр булмады.

Гомумкоманда исәбендә Лаешның 2 нче мәктәбе беренче булды, икенче урында Столбище, өченчедә - Кече Елга мәктәбе.

Бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты. Призлы урын алган команданың һәр катнашучысына медальләр тапшырдылар. Иң көчле өчлеккә кергән командаларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге йөзендә оештыручылар дипломнар, акчалата бүләкләр һәм "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсеннән бүләкләр тапшырдылар. Төп бүләк - кубокка Лаешның 2 нче мәктәбе командасы лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт эстафета традиция