Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт

Язның беренче бәйрәмен Ташкирмән укучылары спорт ярышлары белән каршы алалар

5-9 сыйныф укучылары күңелле стартларда бик теләп катнаштылар.

Фотоны М. Сидорова бирде.

Спорт ярышлары яшь буынның сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып баруга кызыксынуын арттыруга, көндәшлек рухын ныгытуга һәм физик мәгълүматларны үстерүгә юнәлдерелгән. Бу, һичшиксез, укучыларның киләчәк тормышына уңай йогынты ясый.

5-9 сыйныф укучылары спорт уеннарында, эстафеталарда актив катнаштылар. Кызлар малайларга каршы. Барысы да үзләренең җитезлеген, көчен, тизлеген һәм оешканлыгын күрсәттеләр, иптәшләренә ярдәмгә килделәр.

Бу спорт чарасында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Һәркем үзен нәрсәдә дә булса күрсәтте. Барлык балалар да зур ләззәт һәм күп тәэсирләр алдылар.

- Күңелле стартлар – бик күңелле, кызыклы үтә, һәрберсенең күңелендә бик күп уңай хис һәм кичерешләр калдыра, - дип уртаклашты Ташкирмән мәктәбе директоры Марина Сидорова. - Без барлык малайларны 23 февраль, ә кызларны 8 Март белән котлыйбыз һәм аларга уку елында югары спорт уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш спортчылары Ташкирмән