Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

ИЖЕВСКИДА УҢЫШ

Сокуры мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Екатерина Барышева дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә 1996-98 елда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында 70 килограммнан артык үлчәү авырлыгында өченче урынны алды.

Ижевск медицина академиясе спорт залында 16 гыйнвардан 19 ына кадәр өч татамида 16 төбәк вәкилләре көч сынашты. Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясаган Екатерина Барышева яхшы техника, җиңүгә омтылыш, ихтыяр көче һәм чыдамлык күрсәтте. Мондый дәрәҗә ярышларда кыз беренче тапкыр катнашты, ә аңа каршы тәҗрибәле 10 көндәш торды. Бронза медаль һәм февраль аенда Красноярскида үтәчәк Россия беренчелегендә катнашу хокукы яшь спортчы өчен лаеклы бүләк булды. Ә аның тренеры - Рөстәм Насыйбуллин.

Шулай итеп, хәзер Лаеш районыннан ике дзюдочы кыз ПФОда уңышка иреште - элегрәк Гөлназ Насыйбуллина уңышка ирешкән иде. Е.Барышева ике ел эчендә югары нәтиҗәгә ирешкән: Сокурыда дзюдо секциясе 2010 елның февралендә ачыла.

Сүз уңаеннан, Ижевскида үткән ярышларда судьялар коллегиясендә якташыбыз - республика категорияле судья Роберт Борһанов (Нармонка) та бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры дзюдо барышева