Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
спорт

Илдар Камалиев:” Безнең бурыч – ГТО буенча номинантлар өчлегенә керү”

2014 елның 1 сентябрендә, РФ Президенты указы белән өлкән буынга ГТО нормативлары комплексы буларак билгеле булган бу гамәл яңадан кертелде.

ГТОның нәрсә аңлатуын барыбыз яхшы белә. Аңлап бетермәгәннәр өчен: ГТО бу яшь һәм җенес үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән физик әзерлек нормативлары комплексы. Безнең һәркайсыбыз өчен алтын, көмеш һәм бронза билгеләргә үти алган нормативлар бар. Элегрәк нормативларны урта мәктәптә дә, югары уку йортларында да, эштә дә үтәделәр.

Союз таркалгач күп нәрсәләр онытылды. ГТО турында да оныттылар. 2004 елда хезмәткә һәм оборонага әзер булуны кайтарырга омтылыш булды. Шунысы кызыклы, 6000 кыз һәм егет катнашындагы эксперимент барып чыкмады. Сынауда катнашканнарның фәкать 9 проценты нормативларны тапшыра алды. Шул чакта илебез җитәкчелеге ватандашларыбызның физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү өчен ГТОны заманча форматта торгызу инициативасы белән чыкты.

 Шушы араларда Лаеш районында ГТО тестлау үзәге җитәкчесе вазифасына Илдар Камалиев билгеләнде. Мин яшь җитәкчене Лаеш техник-икътисад техникумы спорт мәйданында очраттым, анда бюджет учреждениеләренең берсе хезмәткәрләре тест үтә иде.

-Илдар Айдарович, Сез якын киләчәккә нинди перспективалар куясыз?

-Лаеш районы эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә һәрчак алда булды. Шуңа күрә безнең киләчәккә бурычыбыз – Татарстанда ГТО номинантлары буенча өчлеккә керү. Ә тагын да зуррак һәм бәлки иң мөһим бурыч – лаешлыларның физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, аларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, аның төп шарты физкультура, хәрәкәтләнү һәм активлыктан гыйбарәт.

-Ниндидер нәтиҗәләр бармы инде?

-Барлык оешмалар белән мөмкин булганча нормативларны эшләргә тырышабыз. Планга ярашлы төстә теләге булганнарның барысына тест үткәрәчәкбез. Мәсәлән, августта, банк системасы, иминиятләү компаниясе хезмәткәрләре, Кече Елга авылында яшәүчеләр үз мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Ә Физкультурачылар көне хөрмәтенә райбашкарма һәм Лаеш шәһәре башкарма комитет хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары да спорт киемнәрен киделәр. Сүз уңаеннан, район башлыгы Илдус Зарипов нормативларны алтын билгегә тапшырды. Шушы көннәрдә Усадыда күппрофильле “Сәламәт буын” лицее ачылды, анда ГТО комплексы нормативлары тапшыру өчен мәйданчык бар. Мәктәп ачылу уңаеннан булачак укучыларга тест үткәргәннәр инде. Мәктәп балалары өчен яхшы яңалык. ГТО нормаларын уңышлы тапшырып физкультурадан автомат рәвештә “бишле” алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт ГТО Лаеш районы лаешта реклама