Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Җилкәнле регата беренче юбилеен билгеләп үтте

Җилкәнле спорт буенча "Кама диңгезе" ачык Бөтенроссия ярышлары беренче тапкыр Лаеш районында Куйбышев сусаклагычында моннан биш ел элек старт алды. Хәзер регата - Лаешка бәйле танылган бренд. Монда Россиянең иң көчле спортчылары ел саен элекке нәтиҗәләрен яхшырту, җилкәнле узышларда катнашудан тәм табу өчен киләләр. Көч сынашу өчен Тольятти, Самара, Сызрань,...

Җилкәнле спорт буенча "Кама диңгезе" ачык Бөтенроссия ярышлары беренче тапкыр Лаеш районында Куйбышев сусаклагычында моннан биш ел элек старт алды. Хәзер регата - Лаешка бәйле танылган бренд.

Монда Россиянең иң көчле спортчылары ел саен элекке нәтиҗәләрен яхшырту, җилкәнле узышларда катнашудан тәм табу өчен киләләр. Көч сынашу өчен Тольятти, Самара, Сызрань, Чиләбе, Снежинск, Учалы, Яшел Үзән, Алабуга, Чаллы һәм Казан командалары килде.

Спортчыларны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.

-Бу регата сезнең өчен тагын да уңышлырак буласына ышанам. Мөһиме җиңү генә түгел, ә бәлки аралашу, тәҗрибә уртаклашу, яңа күнекмәләр алу һәм осталыкны камилләштерү дә, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Регатаны ачу тантанасында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан җилкәнле спорт федерациясе вәкилләре үз теләкләрен җиткерделәр.

Бөтенроссия җилкәнле спорт федерациясе комитеты әгъзасы Юрий Бродниковский катнашучыларны үз һәм "Ана ялкын" төрек җилкәнле спорт мәктәбе җитәкчесе Алпер Балгалп исеменнән котлады һәм җиңүләр теләде. Ярышларның баш хөкемдары, Россиянең атказанган тренеры - Бөтенроссия категорияле судья Игорь Малекин ярышлар үткәрү регламенты белән таныштырды.

Спортчылар өчен бай ярыш программасы әзерләнгән. Ул үз эченә "Оптимист", "Кадет", "Лазер-4,7", "Луч-М", "Луч-Р", "Луч", "420" һәм "Зумм-8" класссларында узышларны ала. Кама диңгезе киңлекләрендә спортчылар үз яшендә һәм классында яхшыларны ачыклау өчен дүрт көн ярыштылар.

Бишенче ачык "Кама диңгезе" җилкәнле спорт буенча юбилей ярышларын ябу гадәт буенча ярда булды. Быел Лаешта 14 команда ярышты, шуның 3се Идел буенда җилкәнле спорт Мәккәсе булган Тольятти шәһәреннән. Бүләкләрнең күбесен нәкъ менә шушы шәһәр спортчылары алуы да гаҗәп түгел. Әмма Татарстан балалары да бүләксез калмады. Алабуганың ЦДТТ һәм Чаллы спорт мәктәбенең "Чаллы-Экстрим" командалары кызлары икешәр медаль яулады. Ксения Балабанова (Алабуга) һәм Валерия Даунар (Чаллы) ике кешелек "Кадет" классында өченче урын алдылар. "Оптимист" классында Казан кызы Мария Кирюхинаны узып Элина Миннәхмәтова (Алабуга) икенче булды. Татьяна Нецветаева (Чаллы) "Лазер-4,7" классында икенче урынга чыкты.

Егетләр дә медаль алды. Яшел Үзәннең "Дельфин" яхтклубы спортчылары Егор Кулагин һәм Азат Габбасов ике кешелек "Кадет" классында икенче урын алдылар.

Безнең спортчылар да үз медальләрен яуларлар дип өметләнәбез, чөнки Лаешта да җилкәнле спорт буенча балалар спорт мәктәбе ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район