Иң яхшы титулын раслады
Серафим Солодовников үзенең Татарстанның яхшы йөгерүчесе титулын раслады.
Якташыбыз шушы көннәрдә Чебоксардан җиңел атлетика буенча ПФО чемпионатыннан кайтты. Ул 400 метрлы дистанциядә йөгерүдә яхшы нәтиҗә күрсәтте. Шунда ук Татарстан чемпионатында катнашты.
Серафим үзенең 400 метрга йөгерүдә республиканың иң яхшы йөгерүчесе титулын яклады. Беренче урын һәм алтын медаль Лаеш җиңел атлетының лаеклы бүләге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев