Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

“Кама ягы“ кубогын ветераннар яулады

"Кама ягы" газетасы кубогына кырыгынчы, юбилей шахмат турнирына йомгак ясалды. Турнирда Лаешның төрле оешмалары вәкилләре кергән "Алга" җыелма командасы һәм бертуган Шәрәповлар оештырган "Шәрәпов" КФХ" гаилә җыелма командасы беренче тапкыр катнашты. Бары быел гына команда тәкъдим итәргә булган Лаеш техник-икътисад техникумы да үзен күрсәтте: аның данын ике җыелма команда яклады....

"Кама ягы" газетасы кубогына кырыгынчы, юбилей шахмат турнирына йомгак ясалды.

Турнирда Лаешның төрле оешмалары вәкилләре кергән "Алга" җыелма командасы һәм бертуган Шәрәповлар оештырган "Шәрәпов" КФХ" гаилә җыелма командасы беренче тапкыр катнашты. Бары быел гына команда тәкъдим итәргә булган Лаеш техник-икътисад техникумы да үзен күрсәтте: аның данын ике җыелма команда яклады.

Һәрвакыттагыча, турнирга "Атлантида" һәм "Ветераннар" командаларының шахматчылары да килде. "Кама ягы" да читтә калмады - аның уенчылары чагыштырмача яхшы күрсәткечләргә иреште. Мәскәүдән кайткан Виталий Сәгыйтов туп-туры аэропорттан килеп җитте: ул турнирда катнашмый кала алмый!

Катнашучыларның яше шактый төрле иде. Уналты яшьлек Тимофей Калиткин һәм Тимур Низамов иң өлкән шахматчы Нил Гарифуллин белән көрәште. Яшькә ташлама ясалмады. Турнир судьясы Эдуард Фаязов уен башланыр алдыннан кагыйдәләрне искә төшерде һәм аларны үтәүне таләп итәчәген искәртте.

Ярышларда катнашучылар шахмат такталары артында дүрт сәгатькә якын мөнәсәбәт ачыкладылар. Ниһаять, барлык партияләр уйналган, грамоталар һәм дипломнарга имза салынган. Узган турнирлар лидеры булган "Атлантида" командасына быел уңыш елмаймады. Кагыйдә буларак, аның составында иң көчле уенчылар җыела. Бу юлы беренче урын алган ветераннар командасы һәм икенче урынны яулаган ЛТЭТ җыелма командаларының берсе аларны уздырды. Әлеге өч команда саллы призлар һәм грамоталар алды. Төп приз - "Кама ягы" кубогына ветераннар ия булды. Турнирда катнашкан һәркемгә дипломнар тапшырдылар.

Аннан соң такталар артына шәхси ярышларда җиңүгә ирешергә теләүче спортчылар утырды. Тынлыкта шахмат партиясе вакытын санаучы таймерлар тавышы гына ишетелеп торды. Кайчак, уенчы җиңелүгә китерергә мөмкин булган хата җибәргәндә, канәгатьсезлек авазларын ишетергә була иде. Тәҗрибә, түземлек һәм үзеңне кулда тота белү Эдуард Фаязовка җиңү китерде. Икенче урынны Фәрит Хәсәнов, өченчене Валерий Белаш яулады.

Шахмат турнирын оештыручылар - "Кама ягы" газетасы редакциясе һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярышларны үткәрергә финанс ярдәме күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт белдерәләр. Алар арасында "Муниципаль проектлар дирекциясе" ЧҖҖ (җитәкчесе Евгений Драгунов), "Лаеш электр челтәрләре" (җитәкчесе Наил Бахтиозин), "Сервис-Бон" ЧҖҖ (җитәкчесе Валентина Аникина), Лаеш районы "Татарстан" милли иминият компаниясе" ААҖ (җитәкчесе Гөлфия Ханова), шәхси эшмәкәрләр Аделина Камалиева, Гөлнара Карсалова һәм Артур Цагаев бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район шахматы кубок Кама ягы