Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Кунаклар каршыларга өйрәнәбез

Тиздән Казанда футбол буенча Конфедерацияләр кубогына уеннар була. Җанатарларны лаеклы каршылау өчен шәһәрдә ирекле волонтерлар әзерлиләр. Алар кунакчыл хуҗа булып килүчеләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтергә тиешләр. Бу максаттан волонтерлар әзерли торган махсус үзәк эшли. Анда теләге булганнарны алдагы футбол беренчелегенә сайлап алалар һәм өйрәтәләр. Яшенә, җенесенә һәм физик мөмкинлекләренә карамастан теләге...

Тиздән Казанда футбол буенча Конфедерацияләр кубогына уеннар була. Җанатарларны лаеклы каршылау өчен шәһәрдә ирекле волонтерлар әзерлиләр.

Алар кунакчыл хуҗа булып килүчеләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтергә тиешләр. Бу максаттан волонтерлар әзерли торган махсус үзәк эшли. Анда теләге булганнарны алдагы футбол беренчелегенә сайлап алалар һәм өйрәтәләр.

Яшенә, җенесенә һәм физик мөмкинлекләренә карамастан теләге булганнар ирекле ярдәмче була ала. Кандидатка 16 яшь тулган булу шарт. Ул анкета тутыра һәм үзе эшлисе килгән юнәлешне сайлый.

-Кандидатның аралашучан, актив, дустанә, чараларда катнашырга теләге булу мөһим, - дип сөйли спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Хәсәновна. - Җәмәгать эшендә тәҗрибәсе булу һәм чит телләрне белү хуплана.

Өйрәтү вакыты әзерлек юнәлешенә бәйле. Уртача бу һәркайсы бер-ике көнлек ике-өч көндезге сессия.

Иреклеләр Кубокта катнашучылар, арбитрлар һәм җанатарлар белән түбәндәге юнәлешләр буенча эшләячәкләр: билет программасы, ММЧ белән эшләү, лингвистик хезмәтләр, медицина белән тәэмин итү, тамашачылар белән эшләү, транспорт һәм башкалар. Волонтер булып эшләгән кеше тел практикасы ала, шәхси сыйфатларын үстерә һәм файдалы танышлар булдыра. Ирекле ярдәмчеләргә экипировка бирелә, туклану, җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү тәэмин ителә.

Бөтендөнья спорт бәйрәменең бер өлеше булу һәм балаларыңа, оныкларыда сөйләрлек тәэсирләр алу мөмкинлеге еш булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район