Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Район башлыгы кубогы Лаешка кайтты

Үткән шимбәдә Усадыда яшәүчеләр авыл җирлекләре командалары арасындагы турнирның финалына чыккан районның иң яхшы командаларының киеренке көрәше шаһитләре булдылар. Финал уенында төп приз - район башлыгы кубогы өчен көч сынаштылар.

Ярышлар ике этапта узды. Зона уеннарында кырга Комлы Ковали, Нармонка, Столбище һәм Усады (Столбище зонасы), шулай ук Кече Елга, Лаешның яшьләр һәм ветераннар командалары чыкты. Финалда лаешлылар һәм Усады командасы очрашты. Өченче һәм дүртенче урыннар өчен финал уенында лаешлы ветераннар һәм Нармонка футболчылары көч сынашты.

Матчта район башлыгы Михаил Афанасьев һәм "Казан май комбинаты" ААҖ директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин булу уенга тагын да кызулык өстәде. Киеренке көрәштә 2:1 исәбе белән Лаешның яшьләр җыелма командасы җиңде. Рәттән икенче мәртәбә кубок Лаешка кайтты. Пьедесталның икенче баскычын усадылы футболчылар алды. Өченче урынны Нармонка спортчылары яулады.

Җиңүчеләр һәм призерларга медальләр, дипломнар, акчалата бүләкләр һәм спорт костюмнары тапшырылды. Футболчыларга мөрәҗәгать итеп М.Афанасьев районда спорт белән шөгыльләнү өчен шартларның планлы рәвештә тудырылуын билгеләп үтте. Быелның ноябрендә Комлы Ковалида спорт һәм ял үзәген файдалануга тапшыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта Столбищеда боз мәйданы төзелешенең проект-смета документларын эшләү бара. Нармонкада хоккей мәйданчыгы төзелә. Якын арада Рождествено яшьләре яңа спорт залында шөгыльләнә башлаячак. Лаеш футболчылары район үзәгендә дә стадион төзелеше мәсьәләсенең чишелешен түземсезлек белән көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол кубок Афанасьев