Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
спорт

Көзге кросс

Бөтенроссия Йөгерү көнен лаешлылар Милләтләр кроссында актив катнашу белән билгеләп үттеләр. Ярышлар гадәттә Сабантуй һәм спорт ярышлары була торган мәйданда булды. Лаеш мәктәпләре спортчылары һәм аларның тренер-укытучылары, шулай ук әти-әниләре һәм җанатарлар трассаны тикшерү һәм көч туплау өчен иртәдән үк җыелдылар. -Безнең командада алты спортчы, - дип сөйли Кече Елга...

Бөтенроссия Йөгерү көнен лаешлылар Милләтләр кроссында актив катнашу белән билгеләп үттеләр. Ярышлар гадәттә Сабантуй һәм спорт ярышлары була торган мәйданда булды. Лаеш мәктәпләре спортчылары һәм аларның тренер-укытучылары, шулай ук әти-әниләре һәм җанатарлар трассаны тикшерү һәм көч туплау өчен иртәдән үк җыелдылар.

-Безнең командада алты спортчы, - дип сөйли Кече Елга мәктәбе тренеры Рәсим Хисамов, - иң кечкенә йөгерешчегә сигез, ә инде өлкәне 26 яшьлек вахта алымы белән эшләүче Айнур Вәлиуллин. Ул спорт белән күптәннән шөгыльләнә - көрәш, җиңел атлетика белән. Безнең команданы якларга булды.

Айсылу Гайнетдинова 10 сыйныфта укый. Кечеелгалылар кызның уңышлары белән горурланалар, ул кросста бишенче мәртәбә катнаша. Узган ярышларда призлы урыннар алды, физкультура буенча район һәм республика олимпиадаларында җиңү яулады. Милләтләр кроссында да Айсылу яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә өметләнә.

Хәерби, Олы Кабан, Лаеш командаларының кәефләре сугышчан. Тренерлар соңгы киңәшләрен бирәләр. Ә башка мәктәпләр балалары белән очрашкан спортчылар истәлеккә селфи ясыйлар.

Ялт иткән кояш, юл буендагы яшел наратлар һәм әбиләр чуагының талгын җиле бар кешенең кәефен күтәрә. Ниһаять катнашучы командаларның тантаналы тезелүе һәм Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев сәламләве.

-Искиткеч яхшы көн һәм спорт кәефе белән! Безнең районда сәламәт яшәү рәвеше киң җәелә, Лаеш спортчыларының исемнәре республикадан читтә дә билгеле. Спорт белән дуслашыгыз! Бу сезгә тормыш кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итәр, - диде үз чыгышында Михаил Владимирович.

Ярышларга яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык бүлеге начальнигы Дмитрий Окунев старт бирде һәм җиңел атлетларга уңышлар теләде.

Шәхси-команда ярышлары 5-7 сыйныф кызлары чыгышы белән башланды. Барысы сигез узыш булды. Кечкенә сыйныфлар бер түгәрәк үттеләр - бер километр. Ә өлкәннәрдә бер километр ярым. Кроссның беренче минутларыннан ук мәйданда көрәшнең киеренке булуы күренде. Җанатарлар йөгерешчеләргә кычкырып көч бирделәр, финишка беренче килгән спортчыларны шатланып каршыладылар. Ярышлар ике сәгать дәвам итте. 300дән йөгерешче күңел көрлеге, пластика күрсәтте. Чыннан да бу көнне артка калучылар булмады. Барысы бер тында чапты, ә иң мөһиме, дуслык, җиңүгә омтылу күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район