Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

Лаеш яшь армиячеләре “Зарница” зона этабында чыгыш ясады

Лаеш районы командасы “Зарница” Республика хәрби-патриотик уенының зона этабында катнашты.

Муниципаль этапта җиңгән Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбенең яшь армиячеләре безнең район данын якладылар. Ярышлар берничә дисциплинада узды.

Алар арасында: хәрби-тарихи викторина, команданың визит карточкасы, байракка тигезләнү, Калашников АК-74 автоматын тулысынча сүтү/җыю, АК-74 җиһазлары, сафка әзерлек, пневматик винтовкадан ату, көч гимнастикасы, 60 метрга йөгерү, ераклыкка граната ыргыту, озын дистанциягә кросс, 50 метрга йөзү, тормыш эшчәнлеге  куркынычсызлыгы нигезләре.

Балалар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр, күп этапларда шәхси һәм команда зачетларында призлы урыннар яуладылар. Уеннар нәтиҗәсе буенча лаешлылар уенда дүртенче урынны алдылар. Ярышларга яшь армиячеләрне ОБЖ укытучысы Илшат Харисов әзерләде.

Фото: ВВПОД "ЮНАРМИЯ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Зарница “Зарница” зона этабы