Лаеш районында Физкультурачылар көнен футбол буенча иптәшләрчә матч белән билгеләп үттеләр
2023 елның 12 августында Лаешта «Липки» балалар сәламәтләндерү лагеренда Физкультурачы көне узды. Физкультура укытучылары һәм төрле спорт юнәлешләре буенча тренерлар җыелды.
Иптәшләрчә футбол матчыннан соң район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов спортчыларга һәм тренерларга Лаеш районында физкультура һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Мәгариф идарәсе башлыгы Лия Хөсәенова мәгариф учреждениеләренә баскетбол тупларын тапшырды.
Белешмә өчен
2022 елның 12-15 ноябрендә Лаеш районы территориясендә 2022-2023 елгы сезонның гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында Татарстан Республикасы «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды.
Ярышларда районның 17 мәктәбеннән 25 команда катнашты. КЭС-БАСКЕТ Федерациясе сайтта теркәлү генә түгел, ә ярышларның муниципаль этабында катнашкан һәр командага туплар тапшыруны күздә тота. Быел безнең район 56 баскетбол тубын алды! Бу элеккегә караганда 20 тупка күбрәк.
Ел саен баскетбол ярышларында катнашучы укучылар саны арта бара. Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев