Лаеш районында республикада һәм илдәге иң яхшы көрәшчеләрне бүләкләделәр
Бүген «Дикий» ресторан комплексында Лаеш районы җыелма командасын һәм спортчыларны сигез дәрәҗәле ярышларда җиңүгә китергән тренерларын хөрмәтләделәр.
Лаеш районы командасы сигезенче тапкыр рәттән зур республика турнирларында һәм чемпионатларында җиңүче булды.
Якташларыбыз Татарстан Республикасы Чемпионатында, көрәш федерациясе Кубогында, герой-шагыйрь Муса
Җәлил истәлегенә багышланган турнирда, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган турнирда, «Сабантуй» журналы призларына Татарстан Республикасы Беренчелегендә һәм башка ярышларда беренчелекне яуладылар. Бу трофейларның барысы да бүген бөтен халыкка тәкъдим ителде.
Безнең чемпионнарны һәм аларның остазларын сәхнәдән Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм башкалар котлады.
Көрәшчеләр һәм аларның тренерлары бүләкләр алдылар. Безнең районда корәш шундый үсеш алуга ярдәм иткән меценатлар, эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә бүләксез калмады. Хәзерге вакытта Лаеш районында әлеге спорт төре буенча сигез секция эшли. Яшьләрнең күбесе сәламәт яшәү рәвешен сайлый.
Безнең спортчылар өчен зур мәдәни программа әзерләнде. Алар өчен «Казан» бию ансамбле, «Голос» телепроектында катнашучы Сәида Мөхәммәтҗанова һәм якташларыбыз — Алсу Зәйнетдинова (Асылъяр) һәм Ильяс Халиков чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев